Чаллы тәрбиячеләре һәм укучылары солдатларга ярдәм итә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы тәрбиячеләре һәм укучылары солдатларга ярдәм итә

Алар маскировка челтәрләре үрә.

Шәһәрнең “Октябрьский” сәүдә үзәгендә һәм 51/07 йортында солдатларга ярдәм итү пунктлары ачылды. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә маскировка челтәрләре үрәләр. Әлеге изге эштә күбрәк пенсия яшендәге шәһәрдәшләр катнаша. Әмма соңгы вакытта тәрбиячеләр, хәтта мәктәп укучылары да үз өлешен кертә башлады, ди ярдәм пунктлары оештыручылар. 

-    Ял көннәрендә ике кызым белән маскировка челтәрләре үрергә бардык. Бездән әз булса да ярдәм булсын дибез. Авыр түгел. Шунысы кызганыч: ярдәм итәргә теләүчеләр бармак белән санарлык. Күбрәк килсеннәр иде, - ди 115нче балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Фәсхетдинова. 

“Октябрьский” сәүдә үзәгендә урнашкан солдатларга ярдәм итү пункты көн саен иртәнге сәгать 10нан кичке 4кә кадәр эшли. Якшәмбе көнне  - ял.

51/07 йортындагы пункт 31нче подъездда (471 кв.) урнашкан. Ишекләре иртәнге 9дан кичке 4кә кадәр ачык. Шимбә-якшәмбе көннәрендә 10:00-16:00 сәгать аралыгында эшли. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев