Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрлары «Тантана» премиясен алырмы?

Мәртәбәле бүләккә шәһәрнең өч театры дәгъва кыла.

Быел «Тантана» республика театр премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театрында узачак. Бу көннәрдә сайлап алу туры бара. Номинантлар исемлеге мартның икенче яртысында билгеле булачак. Алар 14 номинациядә җиңүгә дәгъва кыла.  Мәртәбәле премия 27 мартта халыкара театр көнендә тапшырылачак. 

Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан  театр эшлеклеләреннән торган комиссия Чаллы театрларының «Тантана» премиясенә тәкъдим ителгән спектакльләрен карый. Шушы көннәрдә алар «Мастеровые» рус драма театрының Агата Кристи әсәре буенча куелган «Убийство в Восточном экспрессе» (18+) спектакле белән таныштылар.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры  «Хәл бу ки …» (12+), «Болан» (12+), «Хәсән Туфан» (12+); Курчак театры «Скупой» (12+), «Колыбельная для мышонка» (0+), «Синяя шейка» (0+), «Алиса в стране чудес» (6+) спектакльләре белән үзләрен сынап карый. 
Руслан Таҗиев фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр