Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры артисты Индира Маликова дәрәҗәле премия алды - фотолар галереядә

Кайсы роле өчен?

Әлеге минутларда Әлмәт татар дәүләт драма театрында республиканың «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы бара. 

Анда Чаллы татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Индира Маликова «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә җиңде. 

Индирага әлеге зур җиңүне  «Хәл бу ки… Хәсән Туфан» (инсценировка авторы – Олег Кинҗәгулов) спектаклендәге Клавдия роле китерде. 
Лауреатны Әлмәтнең «Кванториум» технопаркы җитәкчесе Рамил Закиров игълан итте.

Тамашачыларны уйланырга мәҗбүр иткән, тетрәндергән әлеге спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәгә куйды. 

«Мин бик шат һәм иң бәхетле кешеләрнең берсе. Бу - минем беренче «Тантанам». Әлеге рольне биргән Олег Мадияровичка, аны яратып кабул иткән тамашачыларыма, театрыма рәхмәт»,  - диде Индира Маликова хәбәрчебезгә.  

Фотолар/Индира Маликованың рөхсәте белән шәхси архивтан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр Чаллы театры