Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры Казанда имтихан тота

Тамашачылар зал тутырып килгән

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драм театры Казанда Камал театрында гастрольләрен башлап җибәрде. 

«Бүген бездә күптән көткән кунаклар – Чаллы театры үзенең иҗат җимешләрен имтиханга китерде. Чаллы коллективына игътибар артты. Аларга яңа бина төзеп бирделәр, ул заманча җиһазландырылды. Яшь артистлар килде, җитәкчеләре алышынды», –  дип аларны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин сәламләде. 

Гастрольләрне ачу тантанасына җитәкчеләр дә килгән иде. «Барыгызны да театрның зур гастрольләре белән котлыйм. Бу, чыннан да, театрның соңгы 15 елда Камал театрында үткән беренче зур гастрольләре. Театрга кызыклы проектлар, рәхмәтле тамашачылар һәм аншлаг телим», – диде ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов: «Бу, чыннан да, безнең өчен зур имтихан. Данлыклы Камал театры сәхнәсе безнең өчен зур дәрәҗә дә. Иң сөенечлесе – сез безнең белән шушы бәйрәмебезне уртаклашасыз», – дип тамашачыга рәхмәтләрен җиткерде.

Гастрольләр Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» музыкаль комедиясе белән башланды. Бүген тамашачыга Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» спектакле,  иртәгә Аяз Гыйләҗевнең  «Болан» спектакле тәкъдим ителә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр артитслар