Чаллы театры зур гастрольләргә җыена
Тур «Диләфрүзгә – дүрт кияү» спектакле белән башлана.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Россия һәм Татарстан буйлап гастрольләр турын башлап җибәрә.
Артистларыбыз Башкортостан районнарында, Свердловск һәм Екатеринбург шәһәрләрендә Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Диләфрүзгә – дүрт кияү» спектакльләрен күрсәтәләр.
«Татарстан район, шәһәрләре дә гастрольләр графигында бар. Лениногорск, Әлмәт, Мөслим, Сарман шәһәрләренә, Җәлил поселогына, Чистайга һәм Нурлатка «Диләфрүзгә – дүрт кияү», «Сөясеңме, сөймисеңме», «Өченче көн тоташ кар ява», «Сихерче» һәм «Хәл бу ки...» сериясендәге спектакльләребезне алып барабыз. Аларны Чаллыдагы тамашачыларыбыз бик ярата, шуңа күрә гастрольләребез уңышлы узар дип өметләнәбез. Апрель аенда Казанга барырга җыенабыз», – диде театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов.
Фотолар театрның «Вконтакте» төркеменнән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев