Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында – премьера

Тамашада: «Бәхет нәрсә ул?» - дигән сорауга җавап эзлиләр.

Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры чираттагы премьераны тәкъдим итә. 

Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен сәхнәләштереп, нәни тамашачыларга Яңа елга бүләк ясады.   Спектакльдә Акбай ролендә  - Руслан Әюпов, ә  Тәмле тамакны яшь актриса Диләрә Сөйләманова уйный. 

Тамашада: «Бәхет нәрсә ул?» - дигән сорауга җавап табарга тырышалар. «Бәхет – ул еракта түгел, синең яныңда. Ләкин шуны аңлар өчен авырлык тулы юлларны үтәргә кирәк. Ул юл шактый куркыныч: анда самими авыл эте дә, хыянәтче мәче дә, ярдәмгә әзер усал бүре дә, шәһәрнең күпне күргән урам этләре дә үзенә урын эзли... Акбай һәм Тәмлетамак сәяхәте дуслык һәм хәйләкәрлек, тугрылык һәм хыянәт турында сөйли, маҗаралар вәгъдә итә. Бик мавыктыргыч, кызыклы спектакль килеп чыкты», – диде Татарстанның атказанган артисты Флүзә Касаева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр