Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында премьера: спектакльдә тетрәндергеч хәлләр - фотолар

«Җаның ниләр тели?» спектакленең премьерасы тулы залда үтте.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры үзенең тамашачыларына чираттагы премьераны тәкъдим итте. 

Кичә яшь драматург Артур Шәйдуллин әсәре буенча куелган «Җаның ниләр тели?» спектакленең  премьерасы тулы залда үтте. 

Театрның сәнгать җитәкчесе, режиссер Олег Кинҗәгулов спектакльне  башыннан ук үзенчәлекле итеп куя. Марсель Мөсәвировның герое –  Гарифулла тамашачылар белән сөйләшеп  залдан сәхнәгә чыга. 

Ә сәхнәдә ыгы-зыгы: авылны җир белән тигезләргә җыеналар, халык әйберләрен кая куярга белми. Берәүнең дистәдән артык мөгезле эре терлеген урнаштырасы бар. Хәмдия апаны ире белән бергә картлар йортына урнаштырмакчылар... Берсенең  улы армиягә китә. Шул ыгы-зыгыдан файдаланып,  бер җитәкче: «Тормышыгызны яхшыртам. Сез шәһрдә яшәячәксез, биредә завод булачак» дип,  халыктан акча җыя... Соңыннан шул акчага Гарәп әмирлекләренә  ял итәргә китмәкче була.

Спектакльдә бетерелгән авыллар, кайбер түрәләрнең халыкны алдавы, нәфес, комсызлык кебек бүгенге көндәге актуаль мәсьләләр күтәрелә. Режиссер Олег Кинҗәгулов аларны бик оста һәм төгәл итеп сәхнәләштерә.

Артистлар Равил Гыйләҗев, Гөлүсә Гайнетдинова, Булат Сәлахов, Инсаф Фәхретдинова, Гөлфия Фәйзрахманова, Рафил Сәгъдуллин, Алсу Гыйльманова, Лилия Минһаҗева,  Алсу Хәбетдинова, Рафик Каюмов, Миләүшә Имамова, Эдуард Латыйпов, Флүзә Касаева, Чулпан Арсланова, Индира Маликова, Фирдүс  Сафин, Рушания Таһирова, Руслан Әюпов, Руслан Ибраһимов, Чулпан Әскәрова, Энҗе Шиһапова, Нурия Сәлахова   –  барысы да үз геройларының тормышы белән яшәделәр. Шунлыктан спектакльне тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

«Спектакль ошады. Рәхәтләнеп ял итеп кайттым. Артистларның уены күңелемә хуш килде. Җырлар бик дөрес сайланган», – диде шәһәрдәшебез Люция Бикмөхәммәтова. 

Спектакльдә артистлар җырларны, өч-дүрт тавышка башкардылар. Монда хормейстер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушинның роле зур.

«Җаның ниләр тели?» – көн кадагына суга торган спектакль. Олег Мадьярович эзләнеп, бик тырышып эшләде. Спектакльнең уңышында рәссам Ләйсән Хөсәенованың да роле зур булды. Аллаһка шөкер, театрыбыз репертуарында көлдерә дә, уйландыра да торган тагын бер спектакль барлыкка килде. Без, артистлар, яңа спектаклебездән канәгать», – диде Хәмдия ролен уйнаган Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнединова. 

Кичә без Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә теләкләрнең  чынга ашуының шаһитлары да булдык. Спектакль герое  Сәрвәр диңгезгә ял итәргә теләгән. Аңа ире   Зөлфәт белән ялга бару өчен  (Алсу Гыйльманова белән Руслан Әюпов) Мальдивы утравына юллама белән бүләк иттелде.

Тамшачы Фаил исемле егетнең дә теләге тормышка ашты. Ул үзенең Миләүшә исемле сөйгән кызына тәкъдим ясады. Яшьләр 1,5 ай гына очраша, ләкин бу вакыт аларга җитди адым ясарга  җитә. Ә театрга баруларын белгәч, моны ниндидер билге итеп кабул итәләр.

Миләүшә, бу көн аның кәләш роленең башы булачагын да белмичә, Фаилне спектакльнең беренче премьерасына чакыра.

«Татарча сөйләшкән кызларны күрү күңелгә  рәхәтлек бирә. Кызлар күбесе татар телен белми бит, ә Миләүшә белә, шулай ук бу спектакль дә үз ролен уйнады. Мин җаным ни теләгәнне сәхнәдән әйттем. Миләүшә миңа кияүгә чыгарга ризалык бирде», – ди Фаил.

Тагын бер яңалык: премьераның тагын ике көнендә тамашачыларның якыннарына открытка җибәрү мөмкинлеге булдырылган. Моның өчен  «Җаның ниләр тели?» спектакленең премьерасына килергә;
холда урнашкан почта тартмасы янындагы открытканы алып теләкләрне һәм адресны язарга һәм почта тартмасына салырга гына кирәк. 

Фото/ театрдан алынды.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр