Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында - «Сөяркә»

Тиздән премьера.

Бу атнада Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында чираттагы премьера була.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Сөяркә» әсәрен актер, яшь режиссер Фирдүс Сафин сәхнәләштерә. 

Ярату гөнаһмы? Ун ел буе сөяркә ролендә яшәгән Әнисә көннәрдән беркөнне шушы сорау алдында кала. Гөнаһлы мәхәббәт һәм иман чисталыгы арасындагы каршылык Хәбирне дә уйландыра. Адәм баласы соңга калып булса да тәүбәгә килерме, гөнаһның нәрсә  икәнлеген аңлармы – спектакльдә шундый фәлсәфир сорауларга җавап эзләнә.

Бу спектакльне Г.Камал театры да куйган иде. Төп рольләрдә Татарстанның халык артистлары Фирдәвес Хәйруллина, Алсу Гайнуллина, Илдар Хәйруллин уйнады. 

Чаллы театрында исә төп рольләрне Марсель Мөсәвиров белән яшь артистка Гүзәл Шәмәгсумова башкара. 

«Бик тырышабыз инде. Тамашачылар безнең «Сөяркә»гә нинди бәя бирер дип дулкынланабыз», – ди актер Марсель Мөсәвиров. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры Олег Кинҗәгулов Туфан Миңнуллин Фирдәвес Хәйруллина Алсу Гайнуллина