Чаллы театрында тарихта кала торган спектакль куелды
Ул нәрсә турында?
2026 елның 13 мартында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Чыкты атым күләгәдән» спектакленең премьерасы узды. Ул, һичшиксез, шәһәр тарихына кереп калачак. Драматург Артур Шәйдулла һәм режиссер Олег Кинҗәгулов тарафыннан иҗат ителгән бу спектакль хезмәт кешесенә, туган шәһәребезгә һәм легендар КАМАЗ автомобиленә багышланган.
Премьераны күрергә килгән дәрәҗәле кунаклар арасында «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Дакар» ярышларының чемпионы Фирдәвес Кәбиров та бар иде. Алар куелышның сәнгатьчә алымын да, патриотик рухын да югары бәяләделәр.
Спектакль тәмамланганнан соң, тамашачылар артистларны сәхнәдән озак җибәрмичә, кайнар алкышларга күмделәр.
Премьера тамашалары татар драма театры сәхнәсендә дәвам итә.
Бу спектакльне үз шәһәрен яраткан һәм аның легендар заводы белән горурланган һәркем күрергә тиеш.
Фотолар театрдан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев