Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында хушлашалар

Бу хакта артист Марсель Мөсәвиров хәбәр итте.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Бик сагынсаң әгәр» спектаклен соңгы тапкыр уйныйлар. Бу 25 январь кичендә  була.

«Бик сагынсаң әгәр...» спектаклен  мюзикл форматында театр артисты Марсель Мөсәвиров куйган иде. Әлеге музыкаль тамаша тамашачылар күңелендә якты хисләр калдырды. 
«Киләсе атнада бу спектакль белән хушлашабыз. Яраткан спектаклегезне соңгы тапкыр карап хисләнеп һәм илһамланып китегез. Шөкер, «Бик сагынсаң әгәр...» бәхетле язмышлы спектакль булды. Аны яшьләр дә, өлкәннәр дә яратты. Спектакльне соңгы тапкыр уйнау сагышлы  вакыйга. Әмма бу табигый күренеш. Аллаһ боерса, тамашачыларыбызга аның урынына тагын да күңеллерәк спектакль әзерләрбез. Планнар бар», – диде ул.  

Фото театрдан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хушлашу Чаллы театры Марсель Мөсәвиров