Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ТЭЦының иң яхшы остазы билгеле булды

Ул – Миләүшә Гыйльмиярова

Россиядә игълан ителгән укытучы һәм остаз елы тәмамланып килә. Предприятие һәм оешмаларда бу елга нәтиҗә ясый башладылар. 

«Ливадия» санаториесенең концерт залында ТР профсоюзлары көненә багышланган чарада «Остазлык өчен» билгесе тапшырылды. Төрле өлкәләрдә эшләүче 8 кешегә Татарстан профсоюзларының әлеге дәрәҗәле бүләге бирелде.  Алар арасында Чаллы ТЭЦының социаль үсеш төркеме белгече Миләүшә Гыйльмиярова да бар. 

«Остаз үрнәк кенә булырга тиеш түгел, ул кешеләрне үзенең эшенә җәлеп итәргә һәм башлаган эшенең уңышлы тәмамланасына ышанырга тиеш. Безнең эштә иң мөһиме – кешеләр белән сөйләшә һәм шәхси якын килә белү. Һәркемнең билгеле бер сәләте бар, аның мөмкинлекләрен, тәҗрибәсен күреп, дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк», – ди Чаллы ТЭЦының иң яхшы остазы Миләүшә Гыйльмиярова. 

Ул бүгенге уңышлары өчен  әнисенә һәм тормыш юлында очраган остазларына рәхмәтле. 

Фотолар Миләүшә Гыйльмияровадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТЭЦ год учителя и наставника Лучший