Чаллы технологы мошенникларга акча күчергән
Ул акчасын криптовалютада сакламакчы булган.
Чаллыда бер предприятиедә эшләүче 21 яшьлек технолог социаль челтәрләрдә тапкан координата буенча акчасын криптовалюта биржасына сала. 4 айда 1 миллион 111 мең сум акча күчерә.
Бераз вакыттан соң акчасы белән кызыксынгач үзенең мошенниклар ятьмәсенә эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексның «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.
Тикшерү барышында сөйләшүләрнең Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Свердловск өлкәсендә теркәлгән телефон номерларыннан алып барылуы ачыклана.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев