Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы торак йортларында капиталь ремонт – 52 процентка үтәлде

Төзекләндерү эшләре кайчан тәмамланачак?

Чаллы торак йортларында капиталь ремонтны 1 сентябрьгә тәмамларга планлаштыралар. Эшләрнең шактый өлеше - 52 проценты башкарылды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. "Материаллар җитәрлек. Яңа лифтлар да кайтарылды", - диде ул. 

“Көн җылы торганда эчке һәм тышкы эшләрне төгәлләргә кирәк. Хәзер төзүчеләр өчен иң уңайлы вакыт. Ял көннәрендә дә эшләргә кирәк. Шимбә, якшәмбе – төзүчеләр, юл ясаучыларның эш көннәре. Октябрь, ноябрьдә яңгырлар башлангач ял итәрбез", - диде мэр Наил Мәһдиев. 

Исегезгә төшерәбез, быел Чаллыда 107 торак йорт төзекләндерелә. Капиталь ремонтка 1,374 миллиард сум акча бүленеп бирелде. Монда республика, шәһәр бюджетыннан тыш, милекчеләр акчалары да бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт