Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ТОСлары 14 млн сум отты

«ТРда елның иң яхшы җирле иҗтимагый үзидарәсе» республикакүләм конкурсының нәтиҗәләре билгеле.

Чаллы йорт ишегаллары тагын да ямьләнәчәк һәм уңайланачак. Чаллы ТОСлары "ТРда елның иң яхшы җирле иҗтимагый үзидарәсе" республикакүләм бәйгесендә призлы урыннар яулады. Алар барлыгы 14 млн сумга лаек булды.  

"40 комплекс", "Уют", "Надежда 18", "Надежда" территориясе Советы", "Мәләкәс аръягы - шәхси сектор", "10 комплекс" җирле иҗтимагый үзидарәләре 1шәр млн сум алса, "Кама 38", "Светлый" территоиясе Советы", "Яшьлек", "Лесной 42", "6 комплекс", "Тулпар" территориясе Советы", "Уютный" территориясе Советы, "Оптимист 41", "Энергия" территориясе Советы", "Домостроителей" территориясе Советы", "Молодёжный 9", "43 комплекс", "Набережная 37", "Боровецкое" территориясе Советы", "Сидоровка - шәхси сектор" һәм "Дружба" җирле иҗтимагый үзидарәләре 477 мең сум яулады. 

Җиңүчеләрне Казанда апрель аенда бүләкләячәкләр. 

Фото "Надежда" территориясе Советы" рәисе Венера Наумкинадан алынды

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев