Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Тукайны алкышлады

Театрда чираттагы премьера: Тукай ролендә кемнәр?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан шәһәркүләм бәйрәм узды. Ул "Яктырак янадыр йолдыз, төн кара булган саен…” дип исемләнгән иде.

Чыннан да еллар узган саен, Тукай шәхесенең, аның иҗатының әһәмияте, кыйммәте арта бара.

Моңа татар теле укытучылары, милли җанлы җитәкчеләр, әдәбият-сәнгать, матбугат чаралары вәкилләре зур өлеш кертә.

Театрга Тукай, туган тел бәйрәменә килүчеләрнең күпчелеге шулар иде.

Башкарма комитет җитәчесе урынбасары Винер Харисов тамашачыларны Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Тукайның 140 еллык юбилее белән котлады. Туган телне, Тукай мирасын балаларга өйрәткән өчен татар теле укытучыларына рәхмәт әйтте. Киләчәктә дә туган телебезне сакларга чакырды.

Театр коллективы Тукаебыз юбилеена "Хәл бу ки... Габдулла  Тукай" исемле спектакль әзерләгән. 

Спектакльгә сценарийны Тукайның "Исемдә калганнар" әсәренә нигезләнеп, яшь артист Юлия Григорьева язган. Режиссеры - Фирдүс Сафин. Хормейстер - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин.

Баш роль Тукайны "Тантана" премиясе лауреаты Илназ Гаффанов уйнады.

Ә бәләкәй Тукай ролендә 2нче гимназия укучысы, "Тылсым" театр студиясе шәкерте Салих Сәхәбетдинов. Ул Тукайның ятимлектә үскән, михнәтле балачагын бик оста итеп башкарды. Спектакльдәге калган рольләргә дә артистлар дөрес сайланган. Һәрберсе режиссер куйган бурычны үтәп чыктылар.

Әмма бу спектакльдә иң оста уйнаучы Салих булды. Кайбер эпизодларда аның уены  тамашачыларда "каз тәне" чыгарды.  Алкышларның да иң күбе Салихка булды.

Тамашачылар спектакль ахырында артистларны аягүрә басып озак алкышладылар. Бу - иҗат коллективы өчен зур бүләк, лаеклы бәя. 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры репертуары тагын бер тәрбияви әһәмияткә ия булган спектакльгә тулыланды. Афәрин!

Тукаебызның 140 еллык юбилее татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры Олег Кинзягулов Фәнис Сәхәбетдинов Тукайга -140 Фирдүс Сафин