Чаллы «Тылсым»ы Гран-при яулады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы «Тылсым»ы Гран-при яулады

Татарстаннан бердәнбер коллектив.

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия каршында эшләп килүче «Тылсым» балалар театр студиясе Сочидан Гран-при белән кайта. 

Коллектив «Овация» балалар һәм зурлар иҗатына багышланган X халыкра конкурс-фестивалендә катнашты. Саха Якутия, Хабаровск, Иркутск, Оренбург, Чиләбе, Муром, Владикавказ, Кырым, Сочи,  Мәскәү шәһәрләреннән килгән 50дән артык коллектив арасыннан Чаллы «Тылсым»ы югары бүләккә – Гран-прига лаек булды. 

Балаларны бәйгегә Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Әскәрова, Энҗе Шиһапова әзерләде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Гран-При Чулпан Аскарова Энҗе Шигапова «Тылсым»

Нет комментариев