Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы «Тылсым»ы ике беренче дәрәҗәдәге лауреат исемен алды

Тагын җиңделәр.

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучылары «Тылсым» театр түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Аларның бер өлеше - 2нче гимназиядә, бер өлеше «Эврика» мәдәният үзәгендә театр сәнгате белән шөгыльләнә.

Малайлар һәм кызлар педагоглары –  Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Шиһапова һәм Чулпан Әскәрова белән бергә төрле спектакльләр куялар.  Яшь артистлар  даими рәвештә бәйгеләрдә катнашып, җиңәләр дә.

Шушы көннәрдә «Тылсым»лылар «Сәхнә көзгесе»  республика бәйгесендә  ике тапкыр беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.

«Урта яшьтәге балалар төркеменең «Озын озак балачак», 13-17 яшьтәге укучылар төркеменең «Бүләк өчен» спектакле жюри тарафыннан югары бәяләнде», – ди «Тылсым»ның тылсымчы педагогы Энҗе Шиһапова.

Фото/ Энҗе Шиһапова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучылар мәдәният театр