Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары җәй көне эшләгән акчаларын нәрсәгә тотачак?

Шәһәрнең мәшгульлек үзәге сораштыру үткәргән.

Җәй көне шәһәр предприятиеләрендә 3 меңгә якын мәктәп укучысы эшләде. Мәшгульлек үзәге аларның кайберләреннән “Эшләгән акчагызны нәрсәгә сарыф итәчәксез?” дип сораштыру үткәргән. Берәүләр канцелярия товарлары, косметик чаралар, кесә телефоны сатып алачакбыз дип җавап биргән. Икенчеләре курсларга язылырга һәм әниләренә бүләк сатып алырга теләвен белдергән.  

“Иң беренче әнигә бүләк алырга кирәк дип уйлыйм. Соңыннан башкаларын. Хезмәт сөеп үстергән әнигә рәхмәт әйтергә кирәк”, - ди мэр.

Балалар хезмәте темасы кузгатылганда, шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз балачагын да искә төшерергә ярата. Ул үзе дә 6нчы сыйныфтан ук эшли башлаган. Бу хакта монда язылган. 

Исегезгә төшерәбез, балаларга хезмәт хакы түләүгә шәһәр бюджетыннан быел 13 млн 664 сум бүленеп бирелде. Укучыларны эшкә урнаштыру алга таба да дәвам итәчәк. Сентябрьдә тагын 55 баланы эшкә урнаштыру күздә тотыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп укучылары