Чаллы укучылары сентябрьдә дә эшләячәк
Быел җәй шәһәр предприятиеләрендә 3 меңнән артык бала хезмәт куйды.
Чаллыда балаларны эшкә урнаштыруга зур игътибар бирелә. Быел җәй дәвамында 3 меңгә якын укучы бала эшкә урнаштырылды. Сентябрьдә дә хезмәт итәргә теләүчеләр бар - 52 укучы эшләргә теләк белдерде. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәшгульлек үзәге җитәкчесе урынбасары Жанна Хайрова хәбәр итте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев: «Быел 2800 урынына 3000нән артык бала эш белән тәэмин ителде. Бу – җитди мәсьәлә. Балаларга кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү зарур. Укучылар теләп эшлиләр. Бу аларга киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәр», – дип искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев