Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кемнең йолдыз буласы килә?

Чаллы укучыларын бәйгедә катнашырга чакыралар.

«Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр республика газетасы, «Мәйдан» журналы һәм Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә «Безнең мәктәп йолдызы» дигән шәһәркүләм бәйге үткәрә. Анда Чаллы мәктәплерендә белем алучы 1-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. 
Бәйге укучыларның татар телендә сөйләм дәрәҗәсен камилләштерү, балаларны рухи, интеллектуаль яктан баету, иҗат осталыгын арттыру максатыннан 3 этапта үткәрелә. 

  • Мәктәп этабы. Җиңүчене мәктәптәге жюри сайлый. 1-20 март.
  • Онлайн этап. Мәктәп этабында җиңгән укучылар видеовизиткаларын (үзләре белән таныштыру һәм чыгыш) komesh_k@list.ru электрон почтасына җибәрәләр. 20-30 март.
  • Финал — Гала-концерт. 4-8 апрель.

Бәйге таләпләре буенча катнашучылар татар телендә үзләренең яраткан шөгыле, иҗтимагый тормышы турында сөйләп 2-5 минутлык видеочыгыш тәкъдим итәргә тиеш. Җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә. 

Бәйгенең нигезләмәсе белән БИРЕДӘ танышырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйгеләр