Чаллы укучысына СВО хәрбиләре бүләк җибәргән
«Горурланып походларга тагып йөр», - диләр.
Чаллының «Адымнар» полилингваль гимназиясендә укучы Алмаз Нургалиевка СВО хәрбиләре бүләк – тактик рюкзак һәм перчаткалар – җибәргән. Өлкәннәр белән беррәттән гуманитар ярдәм җыючы егеткә рәхмәтләрен һәм теләкләрен әйтеп, видео да юллаганнар. Бүләк һәм Рәхмәт хатын аңа тантаналы рәвештә «Адымнар» сәхнәсендә әтиләргә багышланган кичәдә тапшырдылар.
«Афәрин! Бу тактик рюкзакны горурланып походларга тагып йөр. Шундый патриотик рухтагы балалар үстерүче ата-аналарга зур рәхмәт», – диде СВО ветераннар Советы рәисе ярдәмчесе Тимур Нусратов.
Алмаз – шәһәребезнең танылган волонтеры, Лисичанскида меңләгән кешене кайнар ризык тәэмин иткән Рөстәм Гатинның апасының улы. Тиздән 13 яше тула, 6нчы сыйныфта укый. "Орион" яшьләр үзәгендәге "Доброцентр" волонтерлык штабында ул иң яшь волонтёрлардан санала.
«Үз теләге белән ярдәм итеп йөри ул. Күптән түгел хәрби зонага УАЗик җибәрдек. Алмаз беренче көннән үк яныбызда булды. Иске машинаны бакчадан алып кайтырга булышты. Автосервисларга алып барып, аңа запчастьләр бергә эзләдек. Машинаны буярга да аның белән бергә бардык. Аннан соң ул машинага элү өчен талисманнар ясады. «Рөстәм Гатинның племяннигы, шуңа күрә Рәхмәт хаты тапшырганнардыр», - дип әйтергә мөмкин кайберәүләр. Чынлыкта, ул бик тырыш, үзе ярдәм итү теләге белән йөри торган егет. Бер бәйрәмне дә калдырмый. Корбан гаетеме, Җиңү бәйрәмеме – минем белән бергә кешеләргә ботка ашата», – ди Рөстәм Гатин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев