Чаллы укытучысы Бөтенроссия бәйгесенең сайлап алу турын уңышлы үтте
Кем ул?
Казанда туган тел укытучылары арасында Бөтенроссия бәйгесенең сайлап алу этабы узды. Анда республикадан 60 татар теле укытучысы катнашты. Аларның 14се сайлап алу этабын уңышлы үтте. Финалистлар арасында Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның татар теле укытучысы Лилия Нигъмәтҗанова да бар.
"Без, бөтен коллективыбыз белән Лилия Рифнуровна өчен җан аттык. Аллаһка шөкер, ул сайлап алу этабын уңышлы үтте. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кулыннан Грамота алды. Бу - безнең өчен зур җиңү. Хезмәттәшебезгә киләчәктә дә уңышлар телибез", - диде лицей директоры Фирдүсә Әюпова.
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев