Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысы мэр кулыннан 200 мең сум премия алды

34 укучыга 10 мең сум премия бирелде.

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган 11нче сыйныф укучылары, укытучылар, мәктәп директорлары белән очрашты.

Быел шәһәребездә 34 укучы имтиханнарда 100 балл җыйды. Алар арасында күпчелекне химиядән имтихан бирүчеләр. Алар -23.  Әдәбияттан - 6, информатикадан - 3, рус теленнән - 2.

«Бу – чыгарылыш сыйныф укучысының, үз һөнәрен һәм балаларын яраткан  укытучының һәм ата-аналарның уртак хезмәт нәтиҗәсе. Иң беренче чиратта укытучыларга рәхмәт. Укытучы - табиб кебек бөек һөнәр.  Тырыш укытучы кайсы мәгариф учреждениесендә эшләсә дә яхшы нәтиҗәгә ирешә.  Андыйларның хезмәтен бәяләргә мөмкинлекләр табабыз", - диде Наил Мәһдиев. 

100 балл җыйган укучыларга 10 мең сум премия тапшырылды. 

Алар арасында Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучысы Әмирә Шәйморатова да бар. Ул химиядән имтиханда 100 балл алуга иреште. Кыз моның өчен укытучысы Камилә Хәкимуллинага рәхмәтле.

Укучыларны имтиханнарга әзерләгән укытучыларга 100 балл җыйган бала санына карап 50, 500 - 200 000 сум премия бирелде.

Иң күп премиягә 

30нчы мәктәпнең химия укытучысы Ольга Калинкина лаек булды. Аның җиде укучысы 100 балл алды.

Ольга Николаевна хис-кичерешләре белән уртаклашып:

"Мин өч кешегә, иң күбе дүрт кешегә зур өмет баглаган идем, 7 укучының иң күп балл җыйганын белгәч, шаккаттым. Өч ел рәттән укучыларым 99 балл җыйды, быел 100 балл", - диде ул.

Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф