Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнары

Шәһәребез урамнарына багышланган яңа – «Чаллы урамнары» дип аталган сәхифәне дә дәвам итәбез.

Анда проспектларыбыз, бульварларыбызның килеп чыгышы, аларның исемнәрендә мәңгеләштерелгән шәхесләр, вакыйгалар турында язабыз. Мәгълүмат язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Борис Казаковның архив документларына, басма матбугатка нигезләнеп язылган «Шәһәребез урамнары» («Улицы нашего города») китабыннан алынды.
Эдуард Касыймов бульвары
Касыймов Эдуард Салихҗан улы (1930-1986) – татар язучысы, Чаллы язучылар оешмасына нигез салучыларның берсе.
1930 елның 8 ноябрендә Киров өлкәсе Слободской районының Нократ (русча Карино) авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. 1953 елда Эдуард Касыймов Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Яшь белгеч берничә ел авыл мәктәпләрендә укытучы һәм Татар радиокомитетының үз хәбәрчесе булып эшли.
1957-1960 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында шөгыльләнә.
1959 елда Казанда аның «Кызыл маяклар» исемле беренче хикәяләр китабы дөнья күрә.
1962 елда Алабугага күчеп килә. 1965-1967 елларда ул Алабуга дәүләт педагогика институтында татар фольклоры укытучысы булып эшли. Нәкъ менә монда ул өлгергән каләм остасына әйләнә, республикага һәм бөтен Союзга таныла. Аның Алабугада язылган, Сталин шәхес культы корбаннарына багышланган «Гомер ике килми» романы 1964 елда «Казан утлары» журналында басылып чыга һәм чын әдәби вакыйгага әйләнә.
1965 елда Эдуард Салихҗан улы СССР Язучылар берлегенә кабул ителә, ә тагын бер елдан соң «Татар халык әкиятләрендә сатира һәм юмор» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.
Алабугада ул «Күл малае», «Бир кулыңны, дустым!», «Сорбонна профессоры һәм без» балалар китапларын, шулай ук «Томан аша» (1968) һәм «Һаваларда тургай» романнарын яза.
1972 елда язучы Чаллыга күчеп килә һәм автозавод бригадаларының берсенә гади эшче булып урнаша, шул рәвешле вакыйгалар уртасында кайный.
Эдуард Касыймов – 20 китап авторы. Алар арасында «Таң ата» повесте, нефтьчеләр турындагы очерклар җыентыгы «Чулман елгасы» («На Каме-реке») (1979) бар. 1978 елда ул «Чулман – оныклар елгасы» романы өчен Бөтенсоюз ВЦСПС һәм СССР Язучылар берлеге конкурсында (эшчеләр сыйныфы турында иң яхшы әсәр өчен) премиягә лаек була.
1980-1981 елларда Эдуард Салихҗан улы Татарстан АССР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеген җитәкли. Чаллыда ул дистәләгән очерк һәм хикәя яза. «КАМАЗ» яшьләре турындагы «Шиңмәсен гөлләрең» романы (1986) аның үлеменнән соң берничә ай узгач дөнья күрә.
1986 елның 21 мартында Эдуард Касыймовның гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Ләкин аның исеме онытылмый: Чаллы шәһәрендә Эдуард Касыймов бульвары (шәһәр Башкарма комитетының 1989 елның 22 мартындагы 110 санлы карары нигезендә аның исеме бирелә), ә Карино авылында язучының музее бар. Язучы истәлегенә Эдуард Касыймов исемендәге әдәби-туган якны өйрәнү премиясе булдырылган.
Шәһәр автозаводчыларының эшен бүген Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы язучылар оешмасы шагыйрьләре һәм язучылары дәвам итә: Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Рафис Сәлимҗанов, Мансур Сафин һәм башкалар.
Шәһәребез һәм Татарстан укучыларына Россия Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе шагыйрьләре һәм язучылары да билгеле: Геннадий Абросимов, Николай Алешков, Анна Барсегян, Михаил Волостнов, Михаил Гоголев, Борис Казаков, Надежда Камышева, Владимир Кириллов, Виталий Козлов, Виталий Малокость, Дмитрий Матвеев, Василий Орлов, Светлана Попова, Петр Прихожан, Сания Шавалиева, Владимир Шрамко, Николай Ятманов һәм башкалар.
Бульвар 39нчы комплекста урнашкан.
Фотолар Касимов бульвары, Эдуард Касимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллыга-400