Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарын беләсезме?

Шәһәребез урамнарына багышланган яңа – «Чаллы урамнары» дип аталган сәхифәне дәвам итәбез.

Анда проспектларыбыз, бульварларыбызның килеп чыгышы, аларның исемнәрендә мәңгеләштерелгән шәхесләр, вакыйгалар турында язарбыз. Мәгълүмат – язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Борис Казаковның архив документларына, басма матбугатка нигезләнеп язылган «Шәһәребез урамнары» («Улицы нашего города») китабыннан алынды.
Академик Рубаненко урамы (элекке Романтиклар урамы)
Рубаненко Борис Рафаилович (1910—1985) — СССРның халык архитекторы, архитектура докторы, профессор, СССР Сәнгать академиясе академигы, РСФСРның (1969) һәм Казахстан Республикасының (1970) атказанган архитекторы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты.
Борис Рубаненко СССРда массакүләм индустриаль торак төзелешенең теориясен һәм практикасын үстерүгә зур өлеш керткән кеше. Аның фидакарь хезмәте, тирән белеме, сәнгати зәвыгы Советлар Союзы шәһәрләренең үзенчәлекле йөзен тудырды. Академик Мәскәү, Ташкент, Минск, Ленинград, Алма-Ата, Горький, Тольятти шәһәрләренең проектларын ясаган.
Чаллыда Борис Рубаненко илнең 30га якын проект институты, төрле министрлыклар һәм ведомстволар оешмаларының проектлау һәм шәһәр төзелешенә кагылышлы эшләренә җитәкчелек итүче һәм координацияләүче иде. Биредә аның архитектор таланты гына түгел, оештыру сәләте дә тулысынча ачылды. Ул җитәкләгән «Торакны эксперименталь проектлау буенча үзәк фәнни-тикшеренү институты» Яр Чаллы шәһәренең генераль планын (1969-1973 елларда) эшләде, социаль һәм мәдәни-көнкүреш объектлары комплексы белән берлектә торак йортлар проектлады. Шул ук вакытта алар шәһәрнең монументаль-декоратив бизәлешен дә башкарды. Чаллы проектын эшләгән һәм төзелештә катнашкан өчен Борис Рубаненко Ленин ордены белән бүләкләнде.
Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет Билгесе» орденнары белән дә бүләкләнгән.
Халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты карары (№ 482, 1985 елның 14 августы) нигезендә, Яңа шәһәрнең 1, 2 һәм 3 комплекслары арасындагы элеккеге Романтиклар урамы Академик Рубаненко урамы дип үзгәртелде.
Сәрия Гарипова әзерләде
Фото ясалма интеллект ярдәме белән ясалды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллыга-400