Чаллы урамнарын миллионнан артык чәчәк бизи
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарын миллионнан артык чәчәк бизи

Аларның үсентеләрен башта теплицада үстергәннәр.

Быел Чаллы урамнарын бер миллионнан артык  чәчәк бизи. Вазоннар саны узган елдагыга караганда ике тапкыр күбрәк –  4 346. 

«Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесе карамагында 102 чәчәклек. «Предприятие ел башыннан берьеллык чәчәкләрнең яңа сортларын сатып алып, башта үз теплицасында үстерде: агератум, бегония, виола, газания, декоратив кәбестә, канна, кохия, канна, пеларгония», – диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев предприятие, оешма территорияләрен дә бизәргә кушты. Ул «Чаллы икмәге» АҖ территориясен үрнәк итеп китерде. «Сәнәгать предприятиесе территориясендә матур оазис барлыкка китергәннәр», – дип соклануын белдерде. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чаллы урам чәчәкләр

Нет комментариев