Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамында - төнге һәлакәт

Авариядә ике машинага зыян килә.

Бүген төнлә, беренче яртылар тирәсендә, Чаллының Хәсән Туфан проспектында җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлде. ДАИ инспекторлары белдерүенчә, авариягә «Лада Калина» белән идарә иткән 1997 елгы ир-ат асәбәпче булырга мөмкин. Беренчел мәгълүматлар буенча ул тиешле тизлекне сакламый «Фольсваген Джетта» машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, аның арткы крыло өлеше янчелә, «Лада Калина»ның капоты изелә.  Соңгысының йөртүчесенә дә зыян килә. Аның тәне сыдырыла һәм ул җиңелчә имгәнүләр ала. Хәзерге вакытта инспекторлар авариянең нечкәлекләрен ачыклый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев