Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хакимиятенә яңа җитәкчеләр килде

Мэр аларны дүшәмбе киңәшмәсендә тәкъдим итте.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә  яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте. 

3 майдан Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы итеп Рөстәм Ногманов билгеләнде. Ул 1985 елда Чаллыда туган. Югары белемле табиб-уролог. Тормыш иптәше 2нче шәһәр хастаханәсендә табиб-кардиолог булып эшли. 4 бала тәрбиялиләр.

Торак-коммуналь хуҗалык идарәсен хәзер Руслан Вильданов җитәкли. Ул 2017 елдан башлап Башкарма комитет җитәкчесенең ярдәмчесе булып эшләде. 
Аңа 33 яшь. Руслан Вильданов Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлап, икътисад һәм шәһәр  хуҗалыгы предприятиесендә  идарә итү белгечлеге алган.

Наил Гамбәрович яшь җитәкчеләргә җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде. Предприятие һәм оешма җитәкчеләрен аларга ярдәм итәргә чакырды. «Барысы да яхшы булыр. Иң мөһиме: аларның эшләргә теләге бар», – диде ул. 

Фото/ Яр Чаллы хакимиятеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа җитәкче хакимият кемнәр алар?