Чаллы халкы хәрбиләргә тагын гуманитар ярдәм җибәрде
Бу юлы 1,5 млн сумнан артык акчага кирәк-ярак тупланган.
Чаллының Комсомол районы территориаль иҗтимагый совет рәисләре махсус хәрби операция зонасына 1,8 тонна гуманитар йөк җибәрделәр.
Чаллылар медикаментлар, окоп шәмнәре, азык-төлек, кием-салым – барлыгы 1,5 млн сумнан артык акчага кирәк-ярак җыйганнар.
«Без хәрбиләргә җиңел түгел икәнлеген аңлыйбыз. Хәрбиләребезгә ярдәм итеп, үзебезнең алар белән бергә булуыбызны белдерәсебез килә. Бу әйберләр аларга безнең уртак Җиңүебезне аз булса да якынайтырга ярдәм итсен», – ди Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов.
Территориаль иҗтимагый совет рәисләре балалардан, укучылардан һәм шәһәр халкыннан хәрбиләргә җылы эчтәлектәге хатлар һәм рәсемнәр җыюны да оештырганнар. Хәрбиләр әйтүенчә, баллар хатларын алар күкрәк кесәләрендә йөртәләр икән.
Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев