Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын 2027 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирергә чакыралар

Исемлектә түбәндәге объектлар бар.

Россиядә 2027 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен илкүләм тавыш бирү башланды. Әлеге кампаниягә РФ Президенты Владимир Путин «Служение» премиясен тапшыру тантанасында старт бирде.
Татарстанда яшәүчеләр сайлап алу өчен 178 җәмәгать урыны тәкъдим ителә – бу 45 муниципаль берәмлектәге парклар, яр буйлары, бульварлар һәм скверлар.
Чаллылылар түбәндәге территорияләр өчен тавыш бирә ала:
1.    Фикрәт Табеев исемендәге яр буе (бишенче чират).
2.    Саначин исемендәге яр буе (ЗЯБ бистәсендә урнашкан).
3.    64нче комплексның скверы (Виктор Поляков урамында).
4.    26нчы комплексның скверы (Яшьлек проспектында).
5.    Ринат Гыйләҗев исемендәге сквер (38нче комплекста, Рәис Беляев проспектында).
6.    Боровецк чишмәсе территориясе (Ленинград урамында).
Тавыш бирүдә «Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез» («Решаем вместе») порталы аша 12 июньгә кадәр катнашырга мөмкин.
Әлеге илкүләм чара  «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формаштыру» федераль проекты кысасында уза. Узган ел анда 416 357 татарстанлы катнашкан.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, ел саен иң яхшы проектларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан якынча 25 миллиард сум акча бүлеп бирелә.
Искәрмә: Ишегаллары бу тавыш бирүдә катнашмый – алар «Безнең ишегалды» дигән аерым программа буенча төзекләндерелә.
Фото https://nabchelny.ru сайтыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса