Чаллы халкын шәһәр көне уңаеннан оештырылучы бәйрәм чараларына чакыралар
Концерт-тамашалар кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 93 ел тула. Бу уңайдан каланың 4 мәйданчыгында бәйрәм чаралары үтәчәк. Аларга көндезге 11дә Комсомол паркында (Үзәк китапханә янында) старт бирелә. Биредә “Таш чәчәккә тиң ак калам” дип аталган күргәзмә оештыру күздә тотыла.
Кичке биштә шәһәрдәшләребезне “Энергетик” мәдәният сарае каршында “Чаллы ил тарихында” исеме астында үтәчәк тематик кичәгә көтәләр.
18:00 сәгатьтә Тукай яр буенда шәһәр тарихын һәм төбәкне өйрәнү музее белгечләре җәяүле экскурсия уздырачак.
Шул ук вакытта Җиңү паркының кече сәхнәсендә бәйрәм концерты үтәчәк. Чара кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев