Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 120 мең сум түләнә торган эш тәкъдим итәләр

Шәһәрдә вакансияләр ярминкәсе узачак.

Ул 23 июнь көнне “КАМАЗ” мәдәният сараенда оештырылачак. Шәһәр халкына 1500 эш урыны тәкъдим ителәчәк. Чаллының мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова әйтүенчә, ярминкәдә “КАМАЗ”, “Ремдизель”, “Астейс”, “Хайер Индастри Рус”, “ТрансТехСервис”, “Кориб” кебек шәһәрнең 25 зур предприятиесе катнашачак. 

Эш эзләүчеләргә 40 мең сумнан алып 120 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Моннан тыш, үз эшен ачарга теләүчеләр өчен консультация бүлеге эшләячәк. Биредә яңа һөнәр үзләштерү буенча да мәгълүмат алып була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакансияләр ярминкәсе