Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкына шаккаткыч суммалы квитанцияләр килә

Канәгать булмаучылар петициягә тавышлар җыя.

Социаль челтәрләрдә торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләүләр буенча бәхәс купты. Шушы көннәрдә шәһәр халкы декабрь ае өчен түләү кәгазьләре алды. Анда зур суммалар язылган. Әйтик, шәһәрдәшнең берсенә 65 кв. метр фатиры өчен 6 мең 800 сум килгән. Башка берәүгә 69 кв. метр фатиры өчен 8 мең сумнан артык итеп исәпләгәннәр. Мондый саннар шәһәр халкында, әлбәттә, сораулар тудыра. Алар риза түгел. Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә уйлыйлар. Хәтта Интернетта петициягә тавышлар да җыя башлаганнар. 

"Коммуналь хезмәтләр 30-40 процентка артты. Халык 20-30 мең сум хезмәт хакы ала. Шәһәрдә күпме пенсионер, ялгыз аналар яши. Аларга нишләргә? Азык-төлек бәясе артты. Коммуналь хуҗалык өчен бәяләрне бер ел эчендә 3 тапкыр күтәрделәр. Зинһар, ярдәм итегез", - дип яза Кристина Батырева. 

Килеп чыккан аңлашылмаучанлык буенча торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халык тормышын тәэмин итү идарәсенең икътисад буенча башлык урынбасары Әлфия Кондрабаева аңлатма бирде. Ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү гамәлдәге законнар нигезендә башкарыла ди. 

-    Коммуналь хезмәтләргә тарифлар (җылылык, су, электр һәм газ белән тәэмин итү) ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә. Алар 2022 елның 1 декабреннән күтәрелде. Чаллыда җылылык энергиясенә тариф Татарстанның башка шәһәрләре белән чагыштырганда иң түбән дәрәҗәдә. Әйтик, Казанда җылылык энергиясенең 1 гигакалориясе - 2 136,6 сумны, Түбән Камада - 2 158,4 сумны тәшкил итә. Чаллыда исә 2093,26 сум. Су белән тәэмин итү буенча да шул ук хәл. Чаллыда тарифлар түбәнрәк. 

Исегезгә төшерәбез, җылылык өчен түләүләр гомумйорт исәп җиһазлары күрсәткечләре буенча башкарыла. Исәпләүләр тышкы һава температурасы, индивидуаль җылылык пункты, дивар материалы, фатир мәйданына бәйле. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләр буенча сораулар туса, идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә Әлфия Кондрабаева. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак коммуналь хуҗалык