Чаллы хатын-кызларыннан – Лисичанск балаларына күчтәнәч
Балаларны сөендерәләр.
Чаллы һәм Кама аръягы эшлекле хатын-кызлар союзы Лисичанск хатын-кызларына һәм балаларына яңа ел бүләге әзерләде. Союздагы гүзәл затлар үзләренең һәм иганәчеләрнең акчаларына 2 тонна кирәк-ярак җыйдылар.
«50 комплект балаларга яңа ел бүләге, өлкәннәргә һәм сабыйларга – кием-салым, подгузниклар, уенчыклар, канцеляриф товарлары, китаплар, чәй, балык консервлары, тушенка, теш пастасы, чәч кисү машинасы һәм башкалар. Шунысы куанычлы, әлеге изге эштән җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә, балалар да читтә калмады. Бер предприятие 200 данә татлы күчтәнәч, икенчесе тартмалар, өченчесе товарны төярга машина бирде», – диде хәбәрчебезгә союз җитәкчесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Руденко.
2нче һәм 77нче гимназияләр, 37нче һәм 27нче мәктәп укучылары уенчыклар җыйганнар, күңел җылысын биреп, хатлар язганнар. «Балаларыбыз үз куллары белән шәмнәр дә ясадылар», – ди Гөлзадә ханым.
Танар клиникасының Александр Зотов җитәкчелегендәге ярдәмчеләре исә бүләкләрне тартмаларга тутырырга булышкан.
Бүләкләрне чираттагы гуманитар йөк составында иртәгә Лисичанскка озаталар.
Фотолар союздан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев