Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хәзрәте ярдәм сорый

Аның катнашындагы юл-транспорт һәлакәте буенча ачыклыйсы сораулар бар.

Чаллы хәзрәте Илгиз Шәйхинуровка ярдәм кирәк. Шушы көннәрдә ул Чаллының беренче автомобиль юлында (“Бахор” кафесы яныда) җитди юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты. Ул утырган җиңел машина фура белән бәрелеште. Хәзер шәһәрдәшебез хастаханәдә ята. 

Хәзрәткә «Оча һәм умрау сөякләре сыну сәбәпле, операция ясаганнар. Табиблар аңа ай ярымлап ятып кына торырга кушканнар. Аннары аны кимендә 2 ай тернәкләндерү көтә», – дип хәбәр итә танышы, Казан хәзрәте Руслан Абдулин. 

Аның сүзләренчә, авария факты буенча ачыклыйсы бәхәсле сораулар бар. Хәзрәт идарә иткән машинага, арттан башка бер автомобиль килеп бәрелгән була. Шул сәбәпле дин әһеленең машинасы каршы як полоса чыгып китә.  Боларны исбатлау өчен адвокат яллау кирәк. Ә бу исә финанс мәсьәләсенә барып тоташа. 

Шулай ук зыян күрүче авария шаһитлары ярдәменә һәм видерегистратор язмаларына өметләнә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди