Чаллы хирургы Рәмис Якубов: «Кеше йөрәгендә Аллаһ дип язылган»
Танылган йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире уразаның организмга тәэсире хакында сөйләде.
«Җомга иртәсе» тапшыруы бүген үзенчәлекле узды. Беренчедән, чәршәмбе көнне. Икенчедән, ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең танылган йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов кабинетында. Ул уразаның кеше сәламәтлегенә файдасын медицина күзлегеннән аңлатты. Туклану буенча киңәшләрен бирде. Ә иң кызыгы – ул кешенең йөрәгендә Аллаһ дип язылганын дәлилләде. Хәтта йөрәк макетын алып кереп аңлатты.
«Чыннан да йөрәкнең сул карынчыгыннан артериялар Аллаһ сүзенә охшаган. Карасаң, әлиф, ләм, һа хәрефләрен танырга була. Йөрәктә Аллаһ язуы бар. Мин сезгә күрсәттем – ничек телисез, шулай аңлагыз», – диде.
Тапшыруның тулы версиясен моннан карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев