Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы җырчылары – яңа ел тапшыруында

Алар тамашачыларга нинди җырлар тәкъдим итәләр?

«Татарстан – яңа гасыр» телеканалында яңа ел кичендә карар өчен концерт төшерәләр. Анда Татарстан һәм Башкортостаннан җырчылар катнаша. 

Чаллы җырчылары: Татарстанның атказанган артисты Алмаз Ишморатов, музыкаль гаилә Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар,  автор-башкаручы Флүрә Талипова да әлеге тапшыруда төштеләр.

– Яңа елга тамашчыларыбызга «Мәхәббәттән башлана», дигән җырыбызны яңартып тәкъдим иттек, –  ди җырчы Айгөл Шәйхетдинова.

Флүрә Талипова тапшыруга улы белән барды.

– Улым Илгиз сәнгать көллиятенең баян классын тәмамлады. Тапшыруга бергә бардык. Музыкантның акчасы аз була дип артабан укымады, бәлки тора-бара укыр һәм сәнгать юлыннан китәр. Музыкантларым белән бергә «Кала инде кала, бар да узганнарда» җырын башкардык. Яңа ел илебезгә тынычлык алып килсен. Җырлап, иҗатта гөрләп яшәргә насыйп булсын иде. Мин улымның сәхнәдә чыгыш ясавын телим. Тапшыруны 31 декабрьдә карагыз, – диде автор башкаручы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тнв Флүрә Талипова Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар