Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы җырчысы Бөгелмә халкын шаккаттырган

Инзилә Сәлимова тәэсирләре белән уртаклашты.

Татарстанның атказанган артисты Инзилә Сәлимова Бөгелмәдә узган «Милли моң» мөнәҗәтләр фестиваль-бәйгесендә катнашты. Призлы урын яуламаса да, ул тамашачыларны шакаттырып кайтты.

– Унынчы тапкыр уза торган әлеге чарада беренче тапкыр гына катнаштым. Без «Эврика» мәдәният үзәгеннән Алсу Насифуллина белән икәү бардык. 200ләп кеше арасыннан ул 2нче урын алды. Миңа катнашкан өчен диплом һәм халкыбызның яраткан җырчысы Зөһрә Сәхәбиева башкаруындагы мөнәҗәтләр җыентыгын, китап бүләк иттеләр. Призлы урын алмавыма бер дә борчылмадым. Кешеләрен карап, үзебезне күрсәтеп кайттык, – диде ул.

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева җитәкчелегендәге жюри киңәшергә кереп киткәч, Инзилә тамашачыларга үзенең матур җырларын бүләк иткән.

– Бераз вакыт бар, кайсыгыз җырлый? – дигәч сәхнәгә мендем дә әтиләр көне уңаеннан әтием яраткан «Зәңгәр күлмәк» җырын башкардым. Аннары СВОда катнашучы егетләребез хөрмәтенә «Кошларым»ны җырладым. Үземнең җырчы икәнемне дә әйтмәдем. «Чаллы кызы» гына дидем. Шаккаттылар инде. «Рәхмәт, сеңелем. Яшьлегебезгә алып кайттың», –  диләр. Минем җырчы икәнлегемне, репертуарымны белүчеләр дә бар. «Әни турындагы җырыңны җырла әле», –  диделәр. Почти сольный концерт куйдым. Бик рәхәт булды. Бөгелмәдән күтәренке кәеф белән кайттым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева Инзилә Сәлимова