Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә барлыгы 5800 вакансия бар.
Шәһәрнең хезмәт базарында хәл тотрыклы. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 1029 кеше исәптә тора. Эшсезлек дәрәҗәсе – 0,36 процент. Россиядә бу күрсәткеч – 0,8 процент. «Татарстан шәһәрләре һәм Россиянең күп кенә сәнәгать үзәкләре, моношәһәрләр арасында Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән. Коллектив системалы һәм нәтиҗәле эшли», – дип шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Россия кадрлар үзәге»нең Чаллы бүлеге эшенә югары бәя бирде.
Бүгенге көндә үзәктә барлыгы 5800 вакансия бар. Бу – рәсми рәвештә теркәлгән бер эшсезгә 6 вакансия дигән сүз. «Предприятие һәм оешмаларга электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, слесарьлар, машина йөртүчеләр, тәрбиячеләр, табиблар, шәфкать туташлары, инженерлар, сак хезмәткәрләре кирәк. Шулай ук PR-хезмәте белгечләренә, программистларга ихтыяҗ зур», – диде Чаллының мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова. Шәһәргә 120 мең сумнан артык хезмәт хакы тәкъдим ителгән табиб-анестезиолог та кирәк.
Мәшгульлек үзәгендә теләге булган кешеләрне төрле белгечлекләргә укыталар да. Әйтик, «Демография» милли проекты кысаларында быел 1000нән артык кеше укый башлады. Алар шәфкать туташы, логистика менеджменты, SMM-белгеч, тракторчы-машинист, слесарь-электрик һәм башка һөнәрләр алачаклар.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Нет комментариев