Чаллыда 129 йортка кайнар су бирелде
Җылылык челтәрләрен гидравлик сынау дәвам итә.
Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе (НЧТС) хәбәр итүенчә, бүгенге көндә җылылык челтәрләрен опрессовкалауның икенче этабында вакытлыча кайнар сусыз калган йортларның 50 проценттан артыгына кайнар су бирелде.
28 майдан барлыгы 241 йорт кайнар сусыз калган иде. Бүгенге көндә 129 йортта яшәүче, бу барлык объектларның 53,5 проценты, кайнар сулы булды.
9, 11, 13, 16, 31, 40, 41, 43 комплекслар – тулысынча, 7, 10, 14, 19, 47, 56нчы комплексларга өлешчә кайнар су бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев