Чаллыда 15 күпбалалы гаилә 200 мең сум компенсация алу өчен гариза бирде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 15 күпбалалы гаилә 200 мең сум компенсация алу өчен гариза бирде

Автокалада ел ахырына кадәр күпбалалы гаиләләргә 1000гә якын җир участогы бирергә планлаштыралар.

Чаллы Башкарма комитетына җир участогы урынына акча бирүне сорап гаризалар керә башлады. Канун гамәлгә кергәннән башлап, ягъни 2 ноябрьдән 15 күпбалалы гаилә гариза язган инде. 

Компенсация алу өчен Башкарма комитетка гариза язарга һәм тиешле документларны тапшырырга кирәк. Счетлар гаиләдәге һәр кешегә ачылырга тиеш.

Акчалата компенсацяи күләме 200 мең сум тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, автокала җитәкчеләре 2025 ел ахырына кадәр күпбалалы гаиләләргә 1000гә якын җир участогы бирергә планлаштыралар. Чаллы гаиләләре арасында Минзәлә районынадагы җир участокларына сорау зур. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча күпабалалы гаиләләр җир участоклары

Нет комментариев