Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 16 яшьлек егеткә боррелиозлы талпан кадалган

“Без аны иртән генә сиздек”, - ди әнисе.

Чаллыда 16 яшьлек егет талпаннан зыян күрде. Ул аның баш очына кадалган. Ислам абыйсы белән Новый посёлогына страйкбол уйнарга барган була. Командаларга бүленеп урманда атышалар. Соңыннан Олы Шилнәдә дә булалар. Талпанның каян эләккәнен белми. Ерткыч бөҗәкне Ислам иртән уянгач кына сизеп ала. 

“Иртәнге сәгать 6да башка талпан кадалган дип уятты. Тиз генә поликлиникага шалтыраттым. Анда КДМЦның травматология бүлегенә барырга куштылар. Талпанны алдылар. Кызарган җире юк. Шифаханәгә барып талпан энцефалитына каршы иммуноглобулин уколын кадаттык. Бөҗәкне экспертизага җибәрделәр”, - ди Исламның әнисе Айгөл Галимова. 

4 көннән соң шифаханәдән шалтыратып талпанның боррелиозлы булуын әйтәләр.

«Тагын табибка йөгердек. Бу юлы антибиотиклар яздылар. Хәзер 8 сәгать саен шуны эчәбез. Тән температурасын үлчәп торабыз. Аллаһка шөкер, куркырлык үзгәрешләр юк, үзен яхшы хис итә. Улым өчен бик борчылдым”, - ди әни кеше. 

Борчылырлык та. Боррелиозлы талпан Лайм дип аталучы куркыныч авыру китереп чыгара. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, хәл тагын да катгыйланырга мөмкин. Инфекция аркасында үзәк һәм йөрәк-кан тамыры системалары, мускуллар һәм буыннар зыян күрә. Хәтта аутоиммун авыру барлыкка килә.

Талпан никадәр зыянлы? Нинди симптомнар талпан кадалуы турында сөйли? Чаллыда зыян күрүчеләр күпме? Бу хакта табиб белән әңгәмәне киләсе саннан укырсыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев