Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 19 яшьлек егеткә һөҗүм иткәннәр

Хокук сакчыларын табиблар чакырткан.

Борыны сынган һәм нәрсә булганын сөйләми. 19 яшьлек егет табибларда шик уята һәм алар хокук сакчыларын чакырталар.

Егет полиция хезмәткәрләренә барысын да сөйләп бирә. Төнгә каршы ул урамда ике ир-атны очрата. Араларында тавыш чыга, ахырдан сугыша башлыйлар. Егет 31/16 йортындагы подъездга кереп кача. Әмма куып тоталар - 5 мең сум акча таләп итәләр, курткасын сорыйлар. Егет кеше бирешми – тагын сугыш китә. Һөҗүм итүчеләр барыбер теләгенә ирешә. Егетнең кесәсендә булган 600 сумын алалар. 

Хокук сакчылары "кайнар эзләр" буенча ир-атлар эзенә чыга. Аларның берсе - моңарчы хөкем ителгән 31нче комплекстан 31 яшьлек ир-ат. Икенчесенә 20 яшь. Икесе дә беркайда да эшләмиләр. Акчаны алкоголь сатып алуга тотканнар. Гаепләрен таныганнар. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Җинаять эше кузгатылачак, ди Чаллы Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев