Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 19 яшьлек егетне эзлиләр

Соңгы тапкыр ул төнге унбердә әнисенә шалтыраткан.

«Комсомольский» полиция бүлеге Чаллыда яшәүче 19 яшьлек Гущин Иван Владимировичны эзли. Ул 23 декабрьдә Казан проспектында урнашкан йортыннан чыгып китә. Төнге унберләр тирәсендә әнисе белән телефон аша соңгы тапкыр элемтәгә чыга. Шуннан соң эссез югала. 

Егетнең билгеләре: ябык гәүдәле, җилкәсенә кадәр кара чәчле, көрән күзле, буе 192 см га якын. Кулларына татуировкалар төшерелгән. Ирене һәм борынына пирсинг ясалган. 

Өстенә «Питерский щит» дип язылган кара куртка, шул ук төстәге джинс чалбар, башына соры бейсболка кигән.

Егетне күрүчеләрне 102, 02, яки +7 904 767-40-35  хәбәр итүләрен сорыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалган