Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 200дән артык укучысы ЕГЭ нәтиҗәләре белән канәгать түгел

Алар кабат имтихан тапшырачак.

4 һәм 5 июльдә Чаллыда кабат ЕГЭ узачак. Бу юлы имтиханны ЕГЭ нәтиҗәләре белән канәгать булмаган чыгарылыш укучылары тапшырачак. Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык юлламасында укучыларга шанс бирергә – бер предметтан имтиханны яңадан тапшыртырга рөхсәт итәргә тәкъдиме белән чыккан иде. 

Быел Чаллыда мондый мөмкинлектән 200дән артык укучы файдаланмакчы. Гаризалар 2 июльгә кадәр кабул ителде. 

«ЕГЭны яңадан тапшырганда элеккеге нәтиҗәләр юкка чыгарыла. Әгәр кабат сынауда укучы азрак балл җыйса, барыбер соңгы нәтиҗәсе  исәпкә алыначак», – диде мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.

4 июльдә бердәм дәүләт имтиханын рус теле, чит тел (язма өлеше), информатика, җәмгыять белеме, физика, химиядән, 5 июль көнне математика, чит тел (телдән өлеше), әдәбият, тарих, география, биология фәннәреннән бирәчәкләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев