Чаллыда 21 яшьлек егетнең йөрәгенә су җыелган
Ул 2 ел буе үзен начар хис иткән, әмма табибларга күренергә ашыкмаган.
Чаллының 5нче хастаханәсенә авыр хәлдә 21 яшьлек егетне кабул итәләр. Анда экссудатив перикардит, башкача йөрәгенә су җыелган була. Аны реанимациягә салалар. Хәзер аның хәле уңай. Ул кардиология бүлегендә дәвалануын дәвам итә.
Кадиология бүлеге мөдире Айгөл Фазылова әйтүенчә, егет 2 ел буе үзен начар хис итеп йөри, тән температурасы югары була, әмма табибларга күренергә ашыкмый. Коронавируска сылтый.
Кызу көндә йөрәк-кан тамыры авырулары булган кешеләргә сак булырга киңәш итә табиб. Инфаркт, инсульт очраклары артуы күзәтелә, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев