Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 22 яшьлек егет мошенникларга миллионнар күчергән

Аңа ялган банк хезмәткәре шалтыраткан.

Чаллыда яшәүче егетнең телефонына үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыратып, хакерларның аның акчаларын алырга җыенуларын хәбәр итә.  Запас акчасын «саклап калу» өчен  2 млн сум займ алып «куркынычсыз счет»ка күчерергә киңәш бирә. 
Егет моңа ышанып, ул әйткән буенче барлык операцияләрне башкара. Башта үзенең 300 мең, аннары кредитка алган 1 млн 750 мең сум акчаны өлешләп  күчерә. 
9 көн буена мошенниклар белән элемтәдә була. Аннары акчасын кайчан алырга булуын сорап шалтырата, әмма телефоннар җавап бирми. 
Егет соңыннан мошеннниклар кармагына эләгүен аңлый, полициягә барып гариза яза. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 
Исегезгә төшерәбез, билгесез номерлар үзләрен теге яки бу һөнәр иясе дип шалтыратса җавап бирмәгез. Сак булыгыз: бу егет кебек чит кешеләргә ышанмагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар Пенсия акча