Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Без яхшы булсын дип йөрибез. Ә алар...»

Чаллыда 27 рөхсәтсез чүплек оештырганнар.

Чаллыда 27 рөхсәтсез чүплек оештырганнар. Аларның 12се Үзәк, 9ы Автозавод һәм 6сы Комсомол районнарында. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Идел буе экология компаниясе полигонына 342 тонна каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җавапсыз калмады. "Әлеге чүплекне башка планетадан килеп түкмәгәннәр бит. Шәһәрдә яшәүчеләрнең эше генә. Үзең яшәгән  шәһәреңә ничек итеп чүп түгеп була икән ул?! Без яхшы булсын дип йөрибез. Ә алар... Административ-техник инспекция белгечләре мондый кагыйдә бозуларга чик куярга тиеш. Шәһәрдә чүплек ясаучыларга карата административ штраф салынырга тиеш", - диде мэр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев