Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 3 ир-атны төрмәгә утырттылар

Берсе 9 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде.

Чаллы судында наркотик сатуда гаепләнүче 3 ир-атка карата хөкем карары чыгарылды. Аларның бөтенесе дә ирегеннән мәхрүм ителде. В.Стецьканы – 9 ел ярымга, Р.Заһретдиновны – 9 елга һәм Ш.Хисамиевны 8 елга утырттылар.  

Чаллы суды матбугат хезмәте белдерүенчә, алар билгеле бер схема буенча эшли. Стець һәм Заһретдинов Интернеттан зур партия наркотикларга заказ ясый. Мусабай-Заводтан барып алалар һәм Чаллыга алып кайтып дозаларга бүләләр. Хисамиевны клиентлар табуга йөклиләр. Судта өчесе дә гаебен таныды. Әмма тикшерү барышында күрсәтмәләр бирмәделәр.

Искәртергә кирәк, Стець моңарчы да шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев