«ПАД» директорына мэрдан «эләкте»
«Эшкә урнаштыру сораулар уятырга тиеш түгел», - ди мэр.
Чаллыда җәйге каникулларда 3 меңнән артык баланы эшкә урнаштырырга уйлыйлар. Алар шәһәрне яшелләндерү, җыештыру, документ белән эшләү һәм башка шундый җиңел эшләр башкарачак. Эш көне 4 сәгатьлек кенә. Балалар уртача 13,8 мең сум хезмәт хакы алачак.
«Мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру программасы яшьләр арасында зур кызыксыну уята. Өч ел эчендә 9 меңнән артык яшүсмерне эшкә урнаштырдык. Бу өлкәдә Чаллы - Татарстан Республикасы буенча лидер. Узган ел 3400 бала эшләде. Чагыштыру өчен Түбән Камада 1200дән артык бала, Әлмәттә – 771, Казанда 501 бала эшләгән. Хезмәт хакын түләү өчен шәһәр бюджетыннан бүленеп бирелүче акча суммасы да Чаллыда күбрәк», – ди «Работа России» мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова.
Республика һәм шәһәр бюджетларыннан 67 млн сумнан артык акча бүленеп бирелде. Аның 38 млн сумга якыны шәһәр бюджетыннан.
Балаларны теләп эшкә урнаштыручы предприятиеләр исемлеге дә билгеле. Ул КАМАЗның автозавод, пресс-рам, двигательләр заводлары, ТЭЦ, Түбән Кама ГЭСы, «Кориб» сәүдә йорты, «Камазжилбыт», «Мәдәния һәм ял итү паркы», «Горкоммунхоз» предприятиесе һб. Мэр Наил Мәһдиев башка оешма-предприятиеләргә дә бу эштә активлык күрсәтергә чакырды. Киңәшмәдә ул «Автомобиль юллары предприятиесе» директоры Марат Анисимовтан ничә мәктәп укучысын эшкә урнаштыруы белән кызыксынды. Марат Анисимов: «Берне дә алмадым», – дип җавап кайтарды.
«Автомобиль юллары предприятиесе» территориясе зур. Җыештырсыннар. Аларны эшкә урнаштыру сораулар уятырга тиеш түгел. Алдыгызда бурыч куелган», – диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев